Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызнамә (8 – 14 август)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада күптән җыелган эшләрен төгәлләргә туры килер. Шулай ук, гаиләле кучкарлар күңелгә ятып бетмәгән кайбер үзгәрешләр белән очрашыр. Гаиләгезнең башка әгъзалары белән дә аралар бозылу ихтималы арта. Шуңа күрә, якыннарыгыз, бигрәк тә әти- әниегез белән киңәшләшмичә, үз белдеге- гез белән бер ни эшләмәгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атна-...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада күптән җыелган эшләрен төгәлләргә туры килер. Шулай ук, гаиләле кучкарлар күңелгә ятып бетмәгән кайбер үзгәрешләр белән очрашыр. Гаиләгезнең башка әгъзалары белән дә аралар бозылу ихтималы арта. Шуңа күрә, якыннарыгыз, бигрәк тә әти- әниегез белән киңәшләшмичә, үз белдеге- гез белән бер ни эшләмәгез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атна- ларын гаилә белән бергә үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Үзегез дә өегезнең тар- туын сизәрсез. Мөмкинлек булса, берәр яңа җиһаз, өй кирәк-ярагы алыгыз. Кайда да булса бару, аралашу уңай тәэсирләр кал- дырмас.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада ты- рышып эшләргә туры киләчәк. Акчага бәйле карарлар кабул иткәндә сак булырга өнди йолдызлар. Гомумән, бу атнада нинди дә булса техника сафтан чыгу, ватылу ихтима- лы арта. Шуңа күрә чыгымнар да булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, атна аралашу, кайдадыр бару өчен уңай булачак.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга бу атнада ар- тык туры сүзлелек һәм катгыйлык хас бу- лыр. Моңа, әлбәттә, тирә-юньдәгеләр ри- засызлык белдерер. Шуңа күрә сезнең атнагыз да ниндидер көрәш, каршы тору, уй- фикерләрегезне яклау белән бәйле булачак. Бу атнада теләгән әйберегезне сатып алыр- га мөмкинлек булыр, керемнәрегез артыр

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга үзләрен генә карап, үз җайларына гына йөрер ва- кыт. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртергә була, үз-үзегезне тотышыгыз да үзгәрешләр таләп итмиме икән? Шуны уйлагыз. Фи- зик күнегүләр белән шөгыльләнегез, чөнки сәламәтлегегез какшау ихтималы арта.

КЫЗ (23.08-22.09) ларга бу атнада йол- дызлар тормыш агымына бирелеп, борчу- мәшәкатьләрдән арынып, тыныч кына көн итәргә куша. Су керү, мунча-саунага барып, сәламәтлекне ныгыту өчен яхшы вакыт. Баш- каларга ярдәм итү күңелегезне тынычлан- дырыр, шуңа күрә ярдәм сораучыларның үтенечләрен кире какмагыз. Дусларыгыз белән аралар киеренке булыр.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләр өчен һөнәри өлкәдә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Куйган максатларыгызга ирешү юлында да киртәләр булыр. Әлеге киртәләрне ерып чыгу өчен кискен көрәш алып барырга туры килер. Вакытыгызны дусларыгызга багыш- лагыз: алар авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә тиеш.

ЧАЯН (24.10-22.11) нар үзләрен игътибар үзәгендә тояр. Сез ни беләндер аерылып то- рырсыз, сезне күреп алырлар һәм сезнең турыда сөйләрләр. Бу һөнәри өлкәдә булган үсешкә дә, нинди дә булса бәйге-ярышта җиңүгә дә бәйле булырга мөмкин. Ләкин ерак юлларга чыгып йөрү өчен уңай вакыт түгел.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар өчен төрле җәрәхәтләр алу, пешү, киселү ихтима- лы булган вакыт, ди йолдызлар. Шуңа күрә үзегезгә куркыныч янаган хәлләрне бул- дырмаска тырышыгыз. Акча белән, бигрәк тә кеше акчасы белән сак булыгыз. Ерак юлга чыгу, сәяхәт итү уңай хис-тойгылар бүләк итәр.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) ләрнең бу ат- насы тыныч булмас, аларга тик торырга туры килмәс, мөгаен. Сөйгәнегез белән ике арада низаглар да килеп туар, өй мәшәкатьләре артыннан да чабарсыз. Бу вакыт аралыгын- да матди хәл яхшыру мөмкин, күптән оны- тылган бурычыгыз кайтыр, бәлки.

СУКОЯР (19.01-18.02) ларга бик күп эшләргә туры килер. Моңа бәйле рәвештә сәламәтлегегез какшау ихтималы зур. Эш белән ялны чиратлаштырыгыз. Күрше- күлән, дус-ишләрегез белән аралар бозылуы бар. Гомумән, күңелне төшерерлек сүзләр, хәбәрләр күп булырга мөмкин. Гайбәт, ялган кебек күренешләрдән читтә торыгыз. Берсе шатландыра: гаиләдә мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрер.

БАЛЫК (19.02-20.03) ларга сәламәтлекләрен кайгыртырга киңәш итә йолдызлар. Бу иң уңышлы гамәл булыр. Чыгымнарыгыз артырга мөмкин. Якынна- рыгыз сезнең игътибарны таләп итәр. Бала- ларыгыз бар икән, аларны да күз уңыннан чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев