Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йорт хайваннарының кешедән коронавирус йоктыру очраклары ачыкланды

Россия хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәгән.

 Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эт, мәче, чәшке, арыслан, юлбарыс һәм этләрнең янут төренә кешедән COVID-19 йоктырырга мөмкинлеген раслады. Оешма вирусның башка төр хайваннарга йогынтысын өйрәнә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Оешманың Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренчә, COVID-19 вирусы нигездә кешедән кешегә йогу юлы белән тарала, әмма кешедән хайваннарга йогу очраклары да бар, әлегә арадаш хуҗа идентификацияләнмәгән.

«Коронавирус белән авырган кешеләр белән элемтәдә булган берничә хайван — чәшке, эт, мәче, арыслан, юлбарыс һәм этләрнең янут төрен тикшергәннән соң, аларның COVID-19 йоктыруы ачыкланган. Хайваннарның башка төрләренә вирусның йогынтысын тикшерү дәвам итә», — диде Мелита Вуйнович.

Аның сүзләренчә, киләчәктә авыру таралмасын өчен хайваннарның нинди төрләре вируска бирешүчән булуын ачыкларга кирәк.

Россия хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәгән. «Карнивак-Ков» вакцинасын Россельхознадзорның Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре эшләгән. Хәзерге вакытта вакцинациядән соң иммунитетны саклау срогы ярты ел дип бәяләнә. Апрельдә вакцинаны массакүләм җитештерә башларга җыеналар. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев