Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йортның "яхшы" һәм "начар" зоналары кайда?

Бервакытта да начар кәефтә өйгә кайтмагыз.

 

Һәр йортның үзенә хас кабатланмас энергетикасы була, ә өйдәге уңай яки кире мохитне кеше үзе тудыра.
«Яхшы» яки «начар» зонаны билгеләве авыр түгел. Уңай энергия булган бүлмәдә түгелгән су ялт кибә, өзелгән чәчкә озак сулмый утыра, шәм ялкыны һәрвакыт тигез һәм югары яна.
Начар энергия тупланган урында җиргә ыргытылган тиен акча ишетелер-ишетелмәс кенә чылтырый яки бөтенләй чылтырамый. Бу урында сөт тиз ачып чыга, ә ак май күз алдында эреп бетә.
Йортка начар энергия алып кайту киңәш ителми. Шул рәвешле бервакытта да начар кәефтә кайтмагыз, тискәре уйларыгызны урамда калдырыгыз, чөнки йорттагы бөтен нәрсә дә аларны тиз генә үзенә сеңдереп алучан.

Көзгене атнасына бер тапкыр булса да салкын су белән юып торырга кирәк.
Көзгедән башка, мендәрләр дә үзләренә «яманлыкны» җыючы булып тора. Шуңа күрә мендәргә капланып еламагыз. Күз яшьләрегезне кулъяулыкка сөртегез, аны шунда ук юып, үтекләп кую хәерле булыр.
Өске һәм аяк киемнәрендә дә урамнан өйгә кире мәгълүмат ияреп кайта, шуңа да аяк киемен юып куегыз, ә өске киемегезне агач шкаф эченә элегез. Агач начар энергетиканы тотып кына калмый, шулай ук әйбергә уңаен сеңдерә.

Йорттагы энергетиканы үзгәртергә була. Мәсәлән, геопатоген зоналарның зарарлы тәэсирен гәрәбә яхшы нейтральләштерә. Өегездәге яманлыкны бармактагы алтын йөзек булсынмы, я өстәлдәге көмеш савыт, һәммәсе үзенә ала. Тик аларны вакыты-вакыты белән юып, тазартып торырга кирәк.

Бүлмә гөлләре дә өйдәге мохиткә тәэсир итә. Япон чаганы, яран гөл, традесканция гөлләре сәламәтләндерү сәләтенә ия. Гөлләрдән тыш, йорттагы энергетиканы су яхшы сафландыра. Төнгелеккә стакан белән су утыртыгыз да, иртән аны тышка чыгарып түгегез.

фото: https://pixabay.com/ru

https://omet-rb.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X