Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югарыга карап йөр: башыңа боз төшмәсен

Татарстанның географик зонасында чын язга әле иртәрәк. Әмма, һава торышы көндезге сәгатьләрдә февральдә үк “уйнаклый” башлады инде. Шәһәрләрдә бу күбрәк сизелә. Кояш нурлары түбәләрдәге карны эретеп, төрле зурлыктагы боз сөңгеләре ясарга кереште.

Биек йортлардагы һәм хәтта авыш түбәле 1-2 катлы биналардагы боз сөңгеләре дә куркыныч чыганагы булып тора. Тугызынчы каттан түгел, икенче һәм өченче каттан килеп төшкән боз да башыңны тишәргә яки күзеңне чыгарырга бик мөмкин.

Йортларның авыш түбәләрендәге карны идарәче компанияләр эшчеләре чистарта. Фатир балконы түбәсендәге карны әлеге фатирда яшәүчеләр үзләре төшерергә бурычлы яки идарәче компания белән шушы эшне башкарырга килешү төзи. Әгәр каты кар яки боз балкон түбәсеннән кеше өстенә төшеп, аның сәламәтлегенә зыян салса, моның өчен фатир хуҗасы җавапка тартыла.

Хәтта җыештырылган авыш түбәдә дә боз сөңгеләре хасил булу ихтимал. Шуның өчен язгы якта биек йортлар һәм биналар янәшәсеннән узганда сак булу кирәк. Тротуарда гына түгел, баш очында да боз барын онытмагыз. Кечкенә балаларның йорт нигезендә уйнауларына юл куймагыз, ачык мәйданчыкка алып барыгыз.
Казанда авыш түбәләрне чистартканда яки кар-боз төшү ихтималы булган йортлар тирәли аклы-кызыллы тасмалар бәйләп куела. Ни кызганыч, кайбер кешеләр барыбер кызыл тасманың эченнән йөри. Мондый җавапсызлык бик кыйммәткә төшәчәк.

Урамнарда йөргәндә йортлар түбәләренә карарга онытмыйк. Кышны исән-имин чыгып та, күңелле һәм матур язларда үзебезгә-үзебез фаҗига тудырмыйк.

http://Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kazan/yugaryga-karap-yr-kyshny-shundyy-chagy-itte

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лед лед из крыши сосулька