Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юка бозга кермәгез! Татарстанда тагын ике кеше боз астына киткән

Юкка бозга керү куркыныч!.. Бер атна эчендә, 15-21 ноябрь аралыгында Татарстан сулыкларында гадәттән тыш хәлнең 4 очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше батып үлгән, икесен коткарып калганнар. 17 ноябрьдә Ютазы районындагы сулыкта Башкортостанның Туймазы шәһәреннән ике балыкчысы батып үлүе турында хәбәр ителгән иде инде. Алар, балык тоту максатыннан 1,5-2 см калынлыктагы...

Юкка бозга керү куркыныч!.. Бер атна эчендә, 15-21 ноябрь аралыгында Татарстан сулыкларында гадәттән тыш хәлнең 4 очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше батып үлгән, икесен коткарып калганнар.
17 ноябрьдә Ютазы районындагы сулыкта Башкортостанның Туймазы шәһәреннән ике балыкчысы батып үлүе турында хәбәр ителгән иде инде. Алар, балык тоту максатыннан 1,5-2 см калынлыктагы бозга кереп, суга батып үлгән иде.
Инде менә 20 ноябрьдә тагын фаҗигале хәл теркәлгән. Бу юлы Биектау районында. Сасмак авылы янында Казансу елгасына балыкка киткән 1963 һәм 1988 елгы ике ир-атның югалуы турында Биектау районы эчке эшләр бүлегенә 19:20 сәгатьтә хәбәр ителә. Алар иртәнге сәгать 9лар тирәсендә балыкка чыгып киткән җирләреннән өйләренә әйләнеп кайтмаган була. Туганнары һәм күршеләре яр буенда балыкчыларның баш киеме һәм бияләйләренә юлыга, бозның ватылган булуын күреп алалар. Шуннан ярдәм сорап хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук көнне бер-бер артлы - 22:35 һәм 22:50 сәгатьтә ярдан 5 һәм 2 метр эчтәрәк балыкчыларның үле гәүдәләре табыла.
Сүз уңаеннан: коткаручылар 15 ноябрьдә Минзәлә районында 1961 елгы, ә 17 ноябрьдә Чаллыда 1962 елгы ир-атныүлемнән йолып алып калган иде.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51220-yuka-bozga-kerm%D3%99gez-tatarstanda-tagyin-ike-keshe-boz-astyina-kitk%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уйти под лед