Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны "Курган" зиратында җирләделәр.

 

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов шул көнне, ягъни Хәмдүнә Тимергалиеваны җирләгән көнне  М7 юлы янында урнашкан яңа «Курган» зиратында җирләнүе хакында инстаграмында хәбәр итте.

Тик  Инстаграм челтәрендә урнаштырылган видеолар тамашачылар арасында шау-шу куптарган. Күпләр халык артисты җирләнгән урынның «юл кырыенда» булуына гаҗәпләнеп, Раяз Фасыйховка сораулар яудырганнар.

Раяз исә шушы уңайдан тамашачыларын тынычландырып, әлеге яңа зираттан видеорепортаж тәкъдим иткән. Биредә ул Хәмдүнә апаның исән чагында ук шушы урында җирләнергә теләк белдерүен һәм артистка каберенең әлеге зиратта беренче кабер булуын әйтте.

Легендар артистыбызның урыны җәннәттә булсын!

http://sahne.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X