Заман сулышы

Юл һәлакәтендә ана белән бала үлгән

Түбән Камада «промзона» автоюлының 3 нче километры тирәсендә юл һәлакәте була. Биредә хатын-кыз һәм аның баласы үлә. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм бала була. Бу автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бала белән ана урында ук үлә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә.

Йөк машинасын йөртүче исән, ул җитди имгәнмәгән.

Реклама

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: