Заман сулышы

Зәхмәт бозымнан ничек аерыла?

Зәхмәт, зәхмәт кагылу, зәхмәтле урын… Көндәлек тормышта бу сүзләрне, еш ук булмаса да, шактый ишетергә туры килә. Зәхмәтне бозым белән бутаучылар да очрый. Алар үзара ничек аерыла? Зәхмәт кагылу нәрсәсе белән куркыныч? Бу сораулар белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, иң элек зәхмәт дигән төшенчәгә ачыклык кертеп китегезче.

– Зәхмәт – җен-пәриләр белән бәйле төшенчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сөякләр пычрак ул – җен-пәриләрнең ризыгы», – дигән. Шуңа күрә сөяк, юынтык сулар ташланган урыннар зәхмәтле санала. Биредә җеннәр яши дигән сүз. Шуңа күрә урамнан барганда юлда, әйтик, шул ук сөякнең аунап ятканын күрсәң: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, аны чүплеккә алып салырга кирәк.

– Тагын кайсы урыннар зәхмәтле санала?

– Сөяк, юынтык сулар ташланган урыннардан тыш, мәет юган су ташланган җир, элеккеге мунча нигезе, мал чала торган, юл фаҗигасе килеп чыккан урыннар да зәхмәтле санала.

– Зәхмәтле урында егылсаң, ни эшләргә?

– Андый чакта: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, ул урынга өч тапкыр төкерергә кирәк.

– Бервакыт бер авыру ир-атның вакыт-вакыт саташып алуын «аңа зәхмәт кагылган, шуңа шундый» дип аңлатканнар иде. Имеш, берничә ел элек зәхмәтле урынга егылган булган. Зәхмәт кагылу, дөрестән дә, кеше язмышын үзгәртә аламы?

– Әйе, алай да булырга мөмкин. Зәхмәтле урында яшәгән җеннәр шушы урынга туры килгән кешенең эченә кереп оялый ала. Шул рәвешле алар адәм баласыннан үч ала. Чөнки җеннәр зәхмәтле урынга баскан кешене аларның тынычлыгын алган, аларның өен тар-мар китергән дошман кебек кабул итә. Зәхмәт кагылган, ягъни эченә җен кереп урнашкан кеше ачулана, үз-үзен кулда тота алмый башлый, күңел төшенкелегенә бирелә, табиб бусагасын күпме генә таптаса да, чирен таба алмыйлар. Ул хәтта саташа башларга да мөмкин. Шул рәвешле аның үз-үзен тотышы гына түгел, язмышы да үзгәрә. Кеше эченә кереп оялаган җенне чыгару өчен аны яхшылап өшкерергә кирәк.

– Зәхмәт бозымнан нәрсәсе белән аерыла?

– Зәхмәттә без үзебез гаепле. Әйткәнемчә, без җеннәргә зыян китерәбез, шуңа җәзасын да алабыз. Бозым исә башка кеше тарафыннан ясала. Ул сихерчегә бара да, фәлән кешегә зыян салуны сорап, бозык ясаттыра.

– Зәхмәттән котылып буламы? Аннан ничек сакланырга?

– Котылып була. Зәхмәттән арыну өчен кешене өшкертергә кирәк. Аннан саклануга килгәндә, әгәр без тәһарәтле, гөселле булсак, намаз укып, дога кылсак, бернинди зәхмәт тә янамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Бу кешегә бернәрсә дә зыян китерә алмас»,  дигән.

Динә Гыйлаҗиева 

https://vatantat.ru/2022/01/72294/

Фото һәм мәгълүмат "Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: