Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай мәктәбендә - "Балачак" спорт һәм мәрхәмәтлелек фестивале

   Октябрьнең кояшлы, җылы бер көнендә Зәй-Каратай мәктәп ишегалдында, саф һавада, балалар тавышы аеруча чыңлап торды.


  Безгә кунакка Әлмәт шәһәреннән “Физик культура һәм спортны үстерү” җәмгыятеннән Салават Минемәгъмүр улы Мингазов килде. 

 Ул күптән түгел  вафат булган әтисе Мингазов Минемәгъмүр абыйның якты истәлегенә багышлап “Балачак” фестивале кысаларында проект эше белән чыгыш ясады. Монда яшь буынның сәламәтлеген кайгыртып, спортка тарту максаты куелган. Укучылар бик теләп  төрле ярышларда актив катнаштылар, бүләкләргә лаек булдылар. 

  Авылдашыбыз  Минемәгъмүр Миәссәр улы Мингазовның батырлыгына  сокланырлык. Ул Төньяк Хәрби флотында хезмәт иткәндә (1982 ел) корабльдә көчле янгын чыга. Шушы янгын белән көрәшкәндә ул күрү сәләтен югалта. Госпитальдә ятып, туган авылына кайта. Минемәгъмүр абый күңел төшенкелегенә бирешми.  Брайль шрифтын өйрәнеп, тормыш итәргә һөнәр үзләштерә. Үзенә тиң ярны табып, Әлмәт шәһәрендә томыш корып яши башлыйлар. Гаиләне тулыландырып уллары Салават дөньяга аваз сала. Вакыт бик тиз уза, ул мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Тирә-яктагы кешеләргә ярдәм итә, сәламәтлекләре чикле булган балаларга да шәфкатьлелек күрсәтә.    

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 15 октябрь санында укыгыз.

Резедә Камалетдинова,   Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X