Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда мөнәҗәтләр кичәсе узды (фотолар)

10 декабрь көнне Зәй-Каратайда авылның Мөслимәләр оешмасы, авыл жирлеге администрациясе, шәһәрнең "Ихлас" мәчете белән берлектә, Мәүлет бәйрәме уңаеннан, Мөнәҗәтләр әйтү кичәсе узган. "Алдагы ике елда авыл күләмендә генә уздырылып килүче бәйрәм быел район масштабына чыкты. Анда районның Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Кирлегәч, Урдалы, Юлтимер, Керкәле, Сугышлы, Чүте, Яна Иштирәк һәм үзебезнең...

10 декабрь көнне Зәй-Каратайда авылның Мөслимәләр оешмасы, авыл жирлеге администрациясе, шәһәрнең "Ихлас" мәчете белән берлектә, Мәүлет бәйрәме уңаеннан, Мөнәҗәтләр әйтү кичәсе узган.

"Алдагы ике елда авыл күләмендә генә уздырылып килүче бәйрәм быел район масштабына чыкты. Анда районның Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Кирлегәч, Урдалы, Юлтимер, Керкәле, Сугышлы, Чүте, Яна Иштирәк һәм үзебезнең Зәй Каратай авылыннан мөслимәләр мөнәҗәтләр әйттеләр, Пәйгамбәребез с.г.в-не олылап шигырьләр, догалар укыдылар.

Мәдәният йортындагы чарадан соң барлык кунакларны да корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау белән сыйладылар. Бу матур бәйрәм алдагы елларда да дәвамлы булсын иде", дип яза авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәүлет мөнәҗәт