Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

22 миллион урлаган да "үлгән"

Башкортстанда ике ел элек 22 миллион сум акча урлап качкан ир-егетне кулга алганнар.

40 яшьлек Айдар Гыйматов кулланучылар җәмгыяте төзегән. Әлеге җәмгыять, дөресен әйткәндә, финанс пирамидасы булган.
Сүзгә оста ир-егеткә ышанып, аңа 70 тирәсе кеше үз акчасын ышанып тапшырган. Җәмгыятькә керү взносы 50 меңнән 600 мең сумга кадәр булган. Җәмгыять директоры баштагы мәлдә дивидендлар түләгән. Тик тора-бара ул акчаларны үз кесәсенә сала башлаган. Ә аннан, бөтен акчаны алып, юкка чыккан.
2017 елның февралендә полиция Гыйматовны эзли башлаган. Шул ук елның җәендә туганнары аның киемнәрен елга ярында табуын хәбәр иткән. Шул рәвешле, алдар үзен суга батып үлгән дип уйлауларын һәм эзәрлекләүләрдән качарга теләгән.
Тик полиция барыбер аның эзенә төшкән. Ул Дуван районында бер ташландык йортта качып яткан булган.

рәсем:pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X