Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(29 сентябрь – 5 октябрь)

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 11 җинаять теркәлгән. Шул исәптән 4 - кеше талау, 7 - урлау. Ике юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Уяу булырга чакыралар 29 сентябрьдә 18 сәгать 30 минутта ике билгесез зат Агадуллин урамы, 3 нче йорт ишегалдында берәүдән кием-салым, DVD, кырыну станогы, антенна салынган пакет...

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 11 җинаять теркәлгән. Шул исәптән 4 - кеше талау, 7 - урлау. Ике юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.


Уяу булырга чакыралар
29 сентябрьдә 18 сәгать 30 минутта ике билгесез зат Агадуллин урамы, 3 нче йорт ишегалдында берәүдән кием-салым, DVD, кырыну станогы, антенна салынган пакет урлап китә. Матди зыян - 7 мең 600 сум. Ә 1 октябрьдә 20 сәгать 20 минутта билгесез зат Гагарин урамы, 46 нчы йорт янында бер ханымны талый. Паспорт, медицина полисы, 2 мең сум акча, "Сбербанк" картасы, кәрәзле телефон салынган хатын-кызлар сумкасы урлап китә. Зыян - 9 мең 800 сум. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган. Бу уңайдан, эчке эшләр бүлеге халыкка мөрәҗәгать итеп, игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Барлык җинаять фактлары буенча 02, 2-72-20 телефон номерлары аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал