Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(8–14 сентябрь)

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 4 җинаять теркәлгән. Өч юл-транспорт һәлакәте булып, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Җинаять эше кузгатылган 13 сентябрьдә 8 сәгать 45 минутта дежур частенда, Ленинград урамы, 10 "А" йорттагы бер фатирдан "Филипс" кәрәзле телефоны, 2 мең сум һәм 3 банкомат картасы урлану турында гариза теркәлә....

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 4 җинаять теркәлгән. Өч юл-транспорт һәлакәте булып, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.


Җинаять эше кузгатылган
13 сентябрьдә 8 сәгать 45 минутта дежур частенда, Ленинград урамы, 10 "А" йорттагы бер фатирдан "Филипс" кәрәзле телефоны, 2 мең сум һәм 3 банкомат картасы урлану турында гариза теркәлә. Матди зыян - 8 мең сум. Әлеге факт буенча хокук сакчылары беркайда да эшләмәүче, 1992 елгы егетне тоткарлый. РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган.
Наркотик табылган
14 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә "Мәк - 2012" операциясе барышында, Школьная урамы, 9 нчы йорт ишегалдында 1979 елгы егет тоткарлана. Тикшерү вакытында аңардан "Тропикамид" дип язылган сыекча салынган, кечкенә пластик шешә табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция