Алимент түләүгә кагылышлы сораулар булса, алдан язылып куярга мөмкин
Татарстан республикасы суд приставлары федераль хезмәте катнашында җәмәгатьчелек кабул итү була.
Ул алимент түләүләргә кагылышлы сораулар һәм мәсьәләләргә багышланачак. Кабул итү видеоконференция режимында барачак. Аңа 8(843)514 92 21, 8(843)514 92 20, 8(843)514 92 18 телефоннары аша язылырга кирәк. Җәмәгатьчелек кабул итүенә язылганнар, яшәү урыннары буенча суд приставлары бүлегенә килеп, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчелегенә турыга мөрәҗәгать итә алачак.
Республика буенча мондый онлайн-кабул итү беренче тапкыр гына түгел. 2 нче апрельдә булып узган видеоконференциядә 30 дан артык кеше кабул ителеп, үз сорауларына җавап алды. Алар арасында башка регион вәкилләре дә бар иде. Республиканың Баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева әйтүенчә, җәмәгатьчелек кабул итүнең үзенчәлеге- анда структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашу. Бу исә, гражданнардан килгән сорауларга җавап табарга, булган мәсьәләләрне тиз арада чишәргә мөмкинлек бирә.
Республика суд приставлары федераль хезмәте идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев