Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ат карагы райондагы фермер хуҗалыгыннан ат белән колыннарын урлаган

Чын чегәннәрчә ат урлау өчен, төннең-караңгы булуы, ә намус дигән хиснең булмавы җитә дип уйлаган ат карагына хөкем каршына басарга туры килгән.


Атлар фермасында хезмәт куючыларның вакытлыча үз урыннарында булмавыннан файдаланып, 35 яшьлек ат карагы, райондагы бер фермер хуҗалыгыннан ике колыны белән бергә ат урлап качкан. Әлеге “сорамыйча гына” алып китү нәтиҗәсендә фермер хуҗалыгына 150 мең сум зыян килгән.

Бу хокук тәртибен бозу очрагы, Россия җинаять кодексының 158 нче маддәсенә нигезләнеп, “пешмәгән” ат карагы 160  сәгать түләүсез эшләү җәзасына тартылган.

Әлбәттә, ат та , колыннар да хуҗасына кире кайтарылган һәм гаепләнүче, үзенең кыңгыр эшен тулысы белән таныган.

 

Лениногорск суды

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев