Заман сулышы

Ата-ана тәрбиясе нигезле булсын

Балигъ булмаган яшүсмерләр эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Аңа шәһәр башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелек итте. Утырыш барышында яшүсмерләрнең җәйге ялы турында да сүз булды. Быел 619 яшүсмер җәйге айларда вакытлыча эшкә урнаштырылган булган. 111е - бүгенге көндә балигъ булмаганнар эше буенча исәптә тора. Утырыш барышында...

Балигъ булмаган яшүсмерләр эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Аңа шәһәр башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелек итте.


Утырыш барышында яшүсмерләрнең җәйге ялы турында да сүз булды. Быел 619 яшүсмер җәйге айларда вакытлыча эшкә урнаштырылган булган. 111е - бүгенге көндә балигъ булмаганнар эше буенча исәптә тора. Утырыш барышында байтак кына беркетмәләр тикшерелде.

Аларның күпчелек өлеше балигъ булмаган яшүсмерләргә кагыла. Һәрвакыттагыча, йә алар урлый, йә алкоголь эчемлек куллана, йә клей иснәп торган вакытта тоткарлана. Әмма комиссиядә еш кына куанычлы хәбәрләр дә ишетергә туры килә. Берничә яшүсмерне, күпме вакыттан соң, исәптән төшерделәр. Аларның йөзләрендә нинди шатлык нуры балкыганын барысы да сизеп алгандыр, мөгаен.

1993, 1994 елгы өч яшүсмергә карата төзелгән беркетмә аларның җәмәгать урынында исерек килеш булулары турында иде. Аларга 300 сумнан алып 800 сумга кадәр штраф түләргә кушылды.

1997 елгы бер яшүсмер 6 айга исәпкә алынды. Әбисе карамагында торучы бу малай, дуслары белән кавын урлаган. Ашыйсы килгәнме, әллә дусларыннан калышасы килмәгәнме, анысын ул үзе дә аңлатып бирә алмады. Әгәр начар гадәтләре күзәтелмәсә, ул исәптән алыначак, диде Владимир Друк.

Сентябрь ае да үтеп китте. Әле кайчан гына 1 сентябрь иде. Мәктәпкә ашкынган балалар сагыныпмы, әллә уйныйсы килепме, бер-берсе белән сугыша, төртеп ега, яисә имгәтә. Мәсәлән, 1997 елгы яшүсмер, дус малае белән сугышып китеп, аның борынын сындыра. Әле кечкенә яшьтә булып та шулай имгәткәч, үсә төшкәч, аның нинди булачагын күз алдына китерү кыен түгел. Шуңа да, мәктәптә дежур булган укучылар һәм укытучылар игътибарлы булса иде.

Бер беркетмәдә 1998 елгы малайның үзе яшәгән ишегалдында кечкенә шартлаткыч табып, шартлатуы турында сүз барды. Үз ихтыярымда булса, аларны бөтенләй дә җир йөзеннән юк итәр идем. Шулар аркасында күпме бала гарип калуы азмыни?! В.Друк та үз чыгышында бераз кырысланып китеп, яшүсмергә: "Әллә кулсыз, яисә аяксыз, йә күзсез калган малайларны күргәнең юкмы. Алар да синең кебек "шартлатып" карыйсылары гына килгән, ләкин "уеннан уймак чыккан", диде.

Комиссиягә яшүсмерләрдән тыш, гаиләсе һәм балалары булган ир-ат та килгән иде. 1983 елгы 2 бала атасы, хатыны белән аерылган, ләкин бер өйдә торалар. Ир-ат исерткеч эчемлек куллана, балаларын тәрбияләми. Ул да исәпкә алынды.

Чираттагы комиссия утырышы шуның белән тәмамланды. Нәтиҗә ясап, шуны әйтер идем: кечкенәдән ата-ана тәрбиясе нык булса, кайсы гамәл яхшы яисә начар булуын аңлатып үстерсәләр генә, яхшы нәтиҗәгә ирешергә була дип саныйм. Ата-анага карата минем хөрмәтем зур. Ләкин ике бала атасы булып, эчеп йөрсәң, өйдә җәнҗал куптарсаң, бу инде яхшы гамәл һәм тәрбия булып саналмый. Балалар мондый күренешне күреп үскәч, үз тормышларын ничек җайлар, үз балаларына нинди тәрбия бирер? Шуңа күрә, уйланыгыз: соң булганчы, уң булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: