Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Авыл хуҗалыгы җирләрен кулланганда закон бозулар Татарстан Росреестрының игътибар үзәгендә тора

Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган җирләрне тикшерүне янә башлады. Бу турыда Росреестр идарәсенең коллегия утырышында әйттеләр.

Язгы –җәйге кыр эшләре башлану белән, инспекторлар авыл хуҗалыгы җирләрен куллану законнарының тиешле дәрәҗәдә үтәлешен тикшерүне яңартты. Барлыгы 130 оъект каралып, 200 җир законын бозу очрагы ачыкланды инде. Идарә җитәкчесе урынбасары Линар Гатин әйтүенчә, озак вакыт авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт органнары тарафыннан игътибар җитмәде. Ә бу исә, үз чиратында хокук бозулар, җирләрне тиешле максатта кулланмау очраклары китереп чыгарды. Авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган җирләр яраксызга әйләнә башлады. Узган ел азагында, авыл хуҗалыгы  җирләреннән файдаланганда  тәртип бозуларга каршы законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер авыл хуҗалыгы җирләре Татарстан Росреестрының аерым игътибарына алынды.

https://rosreestr.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев