Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Балалар фаҗигасендә кем гаепле?

Республика территориясендә быелның ике аена балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булып, бер бала үлгән, 63е - төрле җәрәхәтләр алган. Мондый төр фаҗигале хәлләрдә иң борчыганы - балаларның җәрәхәтләнүе. Быелның гыйнвар һәм февраль аенда 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, салондагы 31 бала җәрәхәт алган. Март аеның беренче көнендә генә дә 19...

Республика территориясендә быелның ике аена балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булып, бер бала үлгән, 63е - төрле җәрәхәтләр алган. Мондый төр фаҗигале хәлләрдә иң борчыганы - балаларның җәрәхәтләнүе.

Быелның гыйнвар һәм февраль аенда 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, салондагы 31 бала җәрәхәт алган. Март аеның беренче көнендә генә дә 19 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 4 кеше үлгән, 24се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу аянычлы хәл вакытында үлүчеләрнең икесе - 8 һәм 11 яшьлек бала.
Фаҗигале хәлләргә китерүнең төп сәбәбе - автомобиль йөртүчеләрнең тупас рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, һава торышы көйсез вакытта тизлекне арттыру, баланы махсус автокреслога утыртмаулары.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балалар өчен ясалган махсус утыргычлар юл-транспорт һәлакәтендә балалар үлемен 54, җәрәхәт алу куркынычын - 76, зур җәрәхәтләрне - 92 процентка киметергә ярдәм итәчәк.
Чит илләрнең балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау тәҗрибәсе күрсәткәнчә, анда балалар куркынычсызлыгына зур әһәмият бирелә. Мисал өчен, Канадада яңа туган нарасыйга махсус люлька булмаган очракта, сабыйны бала тудыру йортыннан алырга мөмкин түгел. Финляндиядә автомобильне арендага алган очракта, ата-ана аларга баланың яше, авырлыгы, буе, тән төзелеше турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тиеш. Ул, үз чиратында, бала өчен креслоны дөрес сайларга ярдәм итә. Австралиядә балалар белән машинада йөргәндә җәрәхәттән, аянычлы хәлләрдән саклану өчен, кечкенә пассажирларны гына түгел, автосалондагы барлык әйберне ныгытып, беркетеп куялар. Германиядә исә балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен 40 евро күләмендә штраф каралган, ә Австралиядә ул 30дан 50 фунтка кадәр булса, Россиядә 500 сум белән чикләнә.
Дәүләт автоинспекциясе шоферларны балалар тормышы белән сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Алар өчен махсус креслога акча экономияләү - фаҗигадә ата-ана гаебе белән һәлак булган баланы кире кайтара алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл џђлакђте