Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Банк картасы ясату лениногорскилыга 22 меңгә төшкән

32 яшьлек лениногорскилыга , үзен “банк хезмәткәре дип таныштырган берәү шалтыратып, кичекмәстән башка түләү системасына күчәргә кирәген һәм моның өчен банк картасын яңадан чыгарырга кирәклеге турында әйткән.

Телефондагы банк кушымтасына кереп, ул әйткән берничә  операцияне башкарырга һәм 6 саннан торган код килгәнен көтәргә  кушкан. СМС- хәбәр белән код килгәч, телефоннан  башта “перевыпуск”дигән сүзне әйтеп, аннары код саннарын тезеп китәргә кирәк булган.  Ир кеше үзенең телефон мошенниклары белән аралашуын уена да кертмичә, билгесез банк хезмәткәренең бөтен соравын канәгатьләндергән. 

Бераздан аның картасыннан 22 мең сум акчасы билгесез тарафка очканлыгы ачыкланган. Зыян күрүче шунда гына мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта каракларның шәхесен ачыклау буенча оператив эзләнү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X