Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Банкомат шартлатам дип, акчаларны яндырган

Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләрнең арта баруы борчуга сала: тырышып, хәләл көч белән эшләп акча табуга караганда, аны урлауны өстенрәк күрүче караклар арасында яшибез. Шундыйларның берсенә карата Башкортстанның Дүртөйле районара прокуратурасы гаепләү заключениесен раслады.


Дүртөйле районында яшәүче 26 яшьлек егет быелгы елның февралендә урындагы сәүдә үзәгенә үзе белән пропан һәм кислород алып керә. Шундагы бер бүлмәдә яшеренә. Ә эш көне бетеп, сәүдә комплексы ябылгач, төнен газ баллоннары ярдәмендә банкоматны шартлатырга булыша.


Шартлау яңгырый. Әмма банкоматтагы акчалар – 264 мең сум – шартлаудан чыккан утта янып юкка чыга. Ул арада сигнализация дә эшли башлый. Карак егет, әлбәттә, качарга тырыша, әмма аны тавышка килеп җиткән полиция хезмәткәрләре эләктерә.
Банкоматны шартлатудан күрелгән зыян 106 мең сумлык, диләр. Егет үз гаебен таныган.

Автор: Руфина Таҗиева.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: ачык чыганак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/bankomat-shartlatam-dip-akchalarny-yandyrgan/?clear_cache=Y

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев