Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бер ана баласын суыткычта туңдырып үтергән

Свердловск өлкәсендә бер хатын баласын туңдырып үтергән. Җинаять кинәт кенә ачыкланган. Хатынның кызы янына кунакка кергән яшүсмерләр очраклы рәвештә суыткычта яңа туган бала гәүдәсенә тап була. Хатын яшүсмерләрнең бу хәлне полициягә хәбәр иткәнлеген белеп алгач, аны сараена яшереп куя. Әмма полиция җинаятьне ачыклый. Кансыз ана баланың үле тууын хәбәр итә....

Свердловск өлкәсендә бер хатын баласын туңдырып үтергән. Җинаять кинәт кенә ачыкланган. Хатынның кызы янына кунакка кергән яшүсмерләр очраклы рәвештә суыткычта яңа туган бала гәүдәсенә тап була.
Хатын яшүсмерләрнең бу хәлне полициягә хәбәр иткәнлеген белеп алгач, аны сараена яшереп куя. Әмма полиция җинаятьне ачыклый. Кансыз ана баланың үле тууын хәбәр итә. Ләкин гәүдәне ярып карау баланың исән тууын һәм туңган вакытта үлүен күрсәтә.
Бу уңайдан "Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
5 ел элек тә полиция шундый юл белән баласыннан котылган анадан шикләнгән булган. Анда ханым баланың үле тууын әйтеп, чүплеккә ташлавын дәлилли, әмма гәүдәне таба алмыйлар. Шуңа күрә ул җәзасыз кала. 5 ел элек тагын бер очрак теркәлә: нәкъ шундый эш буенча бер ханымны тикшерәләр. Авырының кинәт юкка чыгуын, ә баласының үзе янында булмавын әйтеп, күршеләре органнарга мөрәҗәгать иткән була.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ребенок дети