Заман сулышы

Бер егетне 6 миллион сум урлаган өчен хөкем иткәннәр

27 яшьлек бер егет 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителеп озатылды. Ул Сбербанк банкоматыннан 6 миллион сум акча урлауда һәм Казан, Чистай шәһәрләрендә урнашкан банкоматлардан акча урларга теләүдә гаепләнә. Казанда яшәүче 27 яшьлек егет, үзенең 29 яшьлек кулдашы белән инде ничә тапкыр банкоматларны ватып акча урлаган булганнар. Аларның эзенә...

27 яшьлек бер егет 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителеп озатылды. Ул Сбербанк банкоматыннан 6 миллион сум акча урлауда һәм Казан, Чистай шәһәрләрендә урнашкан банкоматлардан акча урларга теләүдә гаепләнә.

Казанда яшәүче 27 яшьлек егет, үзенең 29 яшьлек кулдашы белән инде ничә тапкыр банкоматларны ватып акча урлаган булганнар.

Реклама

Аларның эзенә полиция озак вакыт төшә алмаган. Шулай күпмедер вакыт үткәннән соң егетләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Алар үз гаебен таный. Аларга карта җинаять эше кузгатыла.

Шулай да, аларның берсе генә суд каршында җавап бирәчәк, чөнки икенчесе, 29 яшьлеге СИЗОда үз-үзенә кул сала.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: