Реклама
Бу хәл Әгерҗе якларында була. Ял көннәрендә аек булмаган ир-ат бер кибеткә керә. Сатучыга уенчык пистолет белән янап, тәмәке талый. Сатучы полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Тиздән алар 28 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-атны тоткарлый һәм аның кесәсеннән пистолет формасындагы зажигалканы табып ала. Аңа карата җинаять эше кузгатырлар, мөгаен. Татарстан Республикасы...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз