Заман сулышы

Бер маньякны гомерлеккә утыртканнар

Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд, хөкем карары чыгару өчен җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 33 яшьлек Алексей Фәләхов РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1 нче бүлеге (көчләү) һәм 105 нче маддәнең 2 нче бүлеге "а", "к" бүлекчәләре (көчләү һәм ике кешене үтерү) буенча гаепле, дип табылды. Суд һәм...

Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд, хөкем карары чыгару өчен җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 33 яшьлек Алексей Фәләхов РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1 нче бүлеге (көчләү) һәм 105 нче маддәнең 2 нче бүлеге "а", "к" бүлекчәләре (көчләү һәм ике кешене үтерү) буенча гаепле, дип табылды.
Суд һәм тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, 2011 елның 7 октябрендә Фәләхов "КамАЗ" машинасы белән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан чыгып барышлый М-7 трассасында моңа кадәр таныш булмаган 51 яшьлек хатын-кызны утырта, илтеп куярга тәкъдим итә. Юлда алар арасында бәхәс чыга һәм ир-ат әлеге хатын-кызны бау белән буып үтерә. Шуннан Фәләхов аның үле гәүдәсен ташлап калдырып, җинаять кылынган урыннан табан ялтырата.
2012 елның 19 апрелендә Балык Бистәсе - Анатыш авылы юлында Фәләхов машинасына 29 яшьлек хатын-кызны утырта. Һәм юлда барганда маршруттан тайпылып, рулен Корноухово авылына - кеше аз йөргән урынга таба бора. Шунда ул хатын-кызның башына суга, машинадан сөйрәп төшереп көчли һәм күкрәгенә 5 тапкыр пычак белән чәнчи. Әлеге хатын-кыз урында ук вафат була.
Җинаятьченең эзенә 2014 елда төшәләр. Моңа кадәр ул инде 8 тапкыр хөкем ителгән була. Аның гаебен хатын-кызларның киемендә калган матдәләргә ДНК-экспертизасы нәтиҗәләре буенча исбатлыйлар.
Татарстан Югары суды Алексей Фәләховны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: маньяк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: