Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чит кеше паспорты белән лениногорскилыларны алдаган хатын-кыз тотылган

Бу җәйдә берничә лениногорскилы полициягә мошенниклык хакында хәбәр иткән булган. Алар әйтүенчә, Минзәләдән булган яшь кенә бер кыз алардан кыйбатлы әйберләрне рассрочкага түләү шарты белән алган да, шуннан түләмичә юкка чыккан. Алдакчы бушлай белдерүләр сайтындагы телефоннарга шалтыратып, товарны рассрочкага сатып алу шарты хакында килешкән. Сатучылар белән очрашкач, имеш, финанс кыенлыклары...

Бу җәйдә берничә лениногорскилы полициягә мошенниклык хакында хәбәр иткән булган. Алар әйтүенчә, Минзәләдән булган яшь кенә бер кыз алардан кыйбатлы әйберләрне рассрочкага түләү шарты белән алган да, шуннан түләмичә юкка чыккан.


Алдакчы бушлай белдерүләр сайтындагы телефоннарга шалтыратып, товарны рассрочкага сатып алу шарты хакында килешкән. Сатучылар белән очрашкач, имеш, финанс кыенлыклары дип, әйбернең бәясен өлешләп түлим дип тәкъдим иткән. Раслар өчен расписка белән паспорт копиясен калдырган. Паспорт Митюшкина Алена исемендә була.

Хәзерге вакытта Лениногорск эчке эшләр бүлегендә шундый төрдәге 5 эш карала. Гомуми сумма 300 мең сум тәшкил итә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, чын Алена Митюшкинаның җинаятькә кагылышы юк. Ул берничә ел элек ломбардка паспортын салган, ломбард ябыла да, клиентлары мөлкәтләрен ала алмыйча калган. Теге алдакчы чит кеше паспортын шуннан файдаланып кулга төшергән булса кирәк.

Оператив-эзләү чаралары барышында Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чын алдакчының эзенә төшә. Ул Бөгелмә районының Сумароково авылыннан 24 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Аны 11 сентябрьдә тоталар, шәһәр суды карары белән сакка алынган.

Чыганак: http://mvd.tatarstan.ru, http://len-journal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенничество алдау