Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Эшлисеңме, утырасыңмы?

2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшкә кушу кебек җинаять җәзасы кулланыла башлады. Мәҗбүри эшкә җәлеп итү - РФ Җинаять кодексының аерым өлешләрендәге маддәләргә ярашлы рәвештә, беренче тапкыр уртача авырлыктагы яки авыр җинаять кылучыларга карата иректән мәхрүм итүгә альтернатива буларак кулланыла. Хөкем ителүчеләр мондый җәзаны махсус учреждениеләрдә, Россия Федерациясенең...

2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшкә кушу кебек җинаять җәзасы кулланыла башлады.

Мәҗбүри эшкә җәлеп итү - РФ Җинаять кодексының аерым өлешләрендәге маддәләргә ярашлы рәвештә, беренче тапкыр уртача авырлыктагы яки авыр җинаять кылучыларга карата иректән мәхрүм итүгә альтернатива буларак кулланыла. Хөкем ителүчеләр мондый җәзаны махсус учреждениеләрдә, Россия Федерациясенең хөкем ителүче яши торган субьекты территориясендә урнашкан төзәтү үзәкләрендә үти. Нинди эшкә җәлеп итәсен җинаятьләрне карау-башкарма система органнары хәл итә. Хөкем ителүченең хезмәт хакыннан дәүләт файдасына керем тотып калына, аның күләме суд карары белән билгеләнә, яисә 5 - 20 процентка кадәр була. Эштән баш тартучылар ирекләреннән мәхрүм ителә.

Мәҗбүри эшкә балигъ булмаган яшьтәгеләр, беренче яки икенче төркем инвалидлар, йөкле яки 3 яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызлар, шулай ук 55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60 яшьтән узган ир-атлар, ә тагын хәрби хезмәткәрләр җәлеп ителмиләр.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев