Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Фатирсыз каласың дип лениногорскилыны куркытканнар

Телефон угрылары хәзер үзләрен банк хезмәтеннән дип кенә түгел, еш кына полиция хезмәтеннән дип тә шалтырата. Шушы көннәрдә генә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә чак кына мошенниклар корбаны булмый калган 75 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән.

 


Һәрбер мошенниклык очрагындагы кебек, берәү телефонына таныш түгел номердан шалтыратып, билгесез кешеләрнең аның исеменә 250 мең сум кредит рәсмиләштерергә  маташуларын хәбәр иткән.

Шалтыратучы үзен эчке эшләр бүлегендә эшләүче дип таныткан. Өлкән яшьтәге ханым үзенең берәүгә дә ышаныч кәгазе(доверенность) язмавын әйтсә дә, шалтыратучы аңа тиз рәвештә кредитны үз исеменә ясатырга, банкка барырга кушкан. Кредит акчасын алгач ук аны “куркынычсыз исәпкә” күчереп куярга кирәген әйткән, шулай эшләмәгәндә акчалары усал ниятле кешеләр кулына эләгәчәген дә кисәткән.

Әгәр дә әйтелгән нәрсәләрне  тиз арада эшләмәсә, мошенниклар өчен кредит түләргә кирәк булачагын, хәтта фатирсыз калу куркынычы да янавын  да белдергән. Әлбәттә инде, сөйләшү үз араларында гына калырга тиешлеген, бу турыда беркемгә дә әйтергә ярамавын әйткән.

Мондый кайгыртучанлык белән кисәтүләргә ханым ышанмый булдыра алмаган, банкка барып, кирәкле документларны тутырып та кайткан. Банктан кайткач та, ул үзе өчен бик борчылган “эчке эшләр хезмәткәренә” шалтыраткан. Әмма җавап бирүче булмагач, кире банкка барып, кредит алырга теләвеннән кире кайткан.

Соңрак туган тиешле кешеләренә шалтыратып сөйләшкәч,үзенең мошенниклар тозагына  каба язуын аңлаган. Хәзерге вакытта мошенникларның шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләнү эшләре бара.


   Лениногрск шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев