Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Фотолар һәм видеоларны социаль челтәрләргә куюның куркыныч ягы бар

Иминлек һәм шәхси мәгълүматларны саклау өчен кешеләргә социаль челтәрләрдә урнаштырылган контентка игътибарлырак булырга кирәк.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклар кылган җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларыгызны, бигрәк тә зыян китерергә мөмкин булганнарын куярга ярамый. Интернет - ул бөтендөнья керү юлының ачык челтәре, анда кем ничек керә, беркем белми. Ул моның начар тәмамланырга мөмкин булуын аңларга тиеш», - диде Габдрахманов.

Шул ук хәл югалган яки урланган телефоннарга да кагыла. Еш кына кредит рәсмиләштергәндә кешеләр үзләренең абонент номерларын терки.

«Вакыт узу белән, кемдер үз номерын алыштыра һәм үзенең иске номерын кайда калдырганын оныта. Ә ул ярты елдан соң башка кешегә эләгә, ул исә аны үзенең кесә телефонына терки һәм аннан акча ала башлый», - диде эксперт.

Шуңа күрә яңа телефон номерын алганда, иске номерыныңны ябарга кирәк, дип өстәде ул. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/14-11-2020/gabdrahmanov-fotolar-m-videolarny-sotsial-chelt-rl-rg-kuyuny-kurkynych-yagy-bar-5785537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев