Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Илназ Галәвиевны экспертизадан соң Санкт-Петербургтагы СИЗОга кайтарганнар

Ул Казанның 175нче номерлы гимназиясендә шартлау һәм ату оештыруда гаепләнә

 

Казан мәктәбендә күпләп кеше үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевны кире Санкт-Петербургтагы "Кресты" тикшерү изоляторына (СИЗО) урнаштырганнар, дип хәбәр итә РИА Новостига Санкт-Петербургның Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Александр Холодов.

Сентябрь урталарында Мәскәү Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников РИА Новости агентлыгына Галявиевны башкаладан Петербургка, өстәмә экспертизалар өчен җибәргәннәр, дип фаразлавын белдергән иде. "Әйе, ул кире 1нче СИЗОга урнаштырылды. Аннан бернинди шикаятьләр дә килмәде", - диде Холодов.

Элегрәк "Газета ОНК" - Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр иткәнчә, Серб үзәге, психологик - психиатрия экспертизасы үткәреп, Галәвиевны җинаять мизгелендә акылга зәгыйфь дип тапкан, әмма соңрак Тикшерү комитеты процедура әле тәмамланмаганлыгын белдерде.

19 яшьлек Илназ Галәвиев  Казанның 175нче номерлы гимназиясендә шартлау һәм ату оештыруда гаепләнә. Фаҗигадә җиде бала һәм ике укытучы вафат була тагын 24 кеше зыян күрә.

Чыганак

 http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/ilnaz-galvievny-ekspertizadan-so-sankt-peterburgtagy-sizoga-kaytargannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X