Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җинаятьчеләрне Лениногорск суд залында ук сак астына алганнар

Лениногорск шәһәр суды шушы көннәрдә шәхеснең җенси кагылгысызлыгына һәм җенси ирегенә каршы җинаятьләрдә гаепләнүчеләрнең эше буенча хөкем карары чыгарды.

Лениногорск районында яшәүче 2017 нче һәм 2018 нче елда туган, әле балигъ булырга да өлгермәгән  Г. Һәм  А., 14 яше тулмаган, анардан соң тагын   шушы яшьтәге  берничә кыз балага карата сексуаль характердагы  җинаять  кылуда  гаепләнгән. Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылып суд тикшерүләре алып барылган.

Суд утырышында хөкем ителүчеләр үз гаепләрен танымаган һәм нинди дә булса күрсәтмә бирүдән баш тарткан.  Әмма бау күпме генә озынлыкта бөтерелмәсен, аның  азагы барыбер була.   Бу  җинаять эзеннән  алып барылган тикшерүләр, зыян күрүчеләрнең һәм шаһитларның  күрсәтмәләре, суд материаллары, аларның гаепле булуларын раслаган.  Аларны суд залында ук тозак астына алганнар.

Җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең берсе- биш ел да алты айга, икенчесе- 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу  срокны  аларга  гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев