Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Интернет-кибеттән алганда үз хокукыңны белергә кирәк

Интернет-кибеттә кием сайладым, берникадәр сумманы алдан түләп тә куйдым. Әмма товар сатучы сайтта күрсәткән вакытта да, соңрак та килмәде. Кибет вәкиллеге белән элемтәгә керә алмыйм: шалтыратуга да, хатка да җавап бирүче юк. Акчаны кире кайтара аламмы, нәрсә эшләргә? Сорауга җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының бүлек начальнигы Алина Виноградова...

Интернет-кибеттә кием сайладым, берникадәр сумманы алдан түләп тә куйдым. Әмма товар сатучы сайтта күрсәткән вакытта да, соңрак та килмәде. Кибет вәкиллеге белән элемтәгә керә алмыйм: шалтыратуга да, хатка да җавап бирүче юк. Акчаны кире кайтара аламмы, нәрсә эшләргә?
Сорауга җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирә.
-Россия Федерациясенең дистанцион рәвештә товарлар сату кагыйдәләрен раслаучы 612 нче карары бар. Аның 23 нче пунктында сатучы сатып алучыга товарны килешүдә билгеләнгән тәртиптә һәм вакытта тапшырырга тиеш диелгән. Әгәр дә килешүдә әлеге вакыт билгеләнмәгән икән, нигезле вакыты булырга, сатып алучының таләбен сатучы җиде көн эчендә үтәргә тиеш.
Әгәр дә сатучы үз теләге белән сезнең таләпләрне үтәүдән баш тарта икән, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Дәгъва төзегәндә, шулай ук судка дәгъва гаризасы язганда ярдәм һәм РФ Гражданлык процессуаль кодексы 131 маддәсенең нормаларын аңлатырга кирәксә, Әлмәт территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев