Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ир-ат сатучының башына шешә белән сугып, кибет кассасын талап чыккан

Башта ир-ат чәчәкләр сайлаган кыяфәт ясый, аннан кинәт кискен рәвештә кызга пыяла шешә белән һөҗүм итә.

 Казан полициясенә төнлә ир-ат һөҗүм ясаган чәчәк кибете хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Дүшәмбе, 5 апрельдә, Зәкиев урамында төнге өчләр тирәсендә сатучы кыз чәчәк кибетенә ир-атны кертә. Тегесе башта чәчәкләр сайлый, әмма күпмедер вакыттан ул сатучыга кискен хәрәкәтләр белән һөҗүм итә. Ир-ат берничә дистә тапкыр кызның башына шешә белән суга. Шешә ватылгач, ул аңа кыйпылчыгы белән сугуны дәвам итә.

Сатучыны кулы белән тотып торып, ир-ат кассаны ача һәм аннан 1,8 мең сум акча ала. Шуннан соң кибеттән чыгып китә.

Полицейскийлар шунда ук урынга килеп, шаһитлардан сораша, җинаятьченең такси чакыртуын һәм утырып китүен ачыклый. Видеокүзәтү камераларын караганнан соң, тәртип сакчылары ир-атның шәхесен ачыклый. Ул талау өчен хөкем ителгән 36 яшьлек Казан кешесе булып чыга.

Аны шул ук көнне Фучик урамында тоткарлыйлар. Оперативниклар шулай ук һөҗүм вакытында ир-ат кигән киемне дә ала. Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер кулга алынучы ирегенә чик кую мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X