Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ирен яклап сугышкан

Гадәттән тыш хәл Чаллыдан Әлмәткә таба чыгу юлындагы үлчәү-тикшерү постында кич белән була. Түбән Камада үлчәү контроле стационар пунктында туктамаган ерак арага йөрүче йөк машинасын Чаллыда инспектор туктата. Ни сәбәпледер, йөртүче машинасыннан чыгарга ашыкмый, ә телефоннан шалтыратып, ярдәмгә хатынын чакыра. Әлеге урынга 33 яшьлек хатын-кыз бик тиз килеп җитә. Килеп...

Гадәттән тыш хәл Чаллыдан Әлмәткә таба чыгу юлындагы үлчәү-тикшерү постында кич белән була. Түбән Камада үлчәү контроле стационар пунктында туктамаган ерак арага йөрүче йөк машинасын Чаллыда инспектор туктата.
Ни сәбәпледер, йөртүче машинасыннан чыгарга ашыкмый, ә телефоннан шалтыратып, ярдәмгә хатынын чакыра. Әлеге урынга 33 яшьлек хатын-кыз бик тиз килеп җитә. Килеп тә җитә, инспектор белән бәхәскә дә керә. Алай гына да түгел, хәтта үзенең авырлы булуына да карамастан, инспекторга ташлана.
Шунысы кызык: машина йөртүче ир-ат хатынының инспектор белән сугышуын тәрәзә аша гына күзәтеп утыра. Әлеге җәнҗал аркасында инспекторның бите тырнала, хатын-кыз тарафыннан башына берничә мәртәбә "менеп төшелә".
Гадәттән тыш хәл буенча тикшерү эше бара, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Набережные Челны