Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек ир-ат сөяркәсенең 1 яшьлек баласын кыйнаган

Әлеге хәл Чистайда булган. Җирле полиция бүлегенә гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр кичә иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләреннән керә. Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат...

Әлеге хәл Чистайда булган. Җирле полиция бүлегенә гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр кичә иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләреннән керә.
Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат баланы йөрергә өйрәтергә теләгән. Малай куркуыннан елаган һәм ир аны кыйный башлаган - башына, битенә суккан.
Әни кеше нарасыен исерек ир кулыннан көч-хәл белән генә тартып алган. Тиз арада балыны юрганга төреп, әни кеше аны подъездга чыккан һәм полициягә хәбәр иткән. Шунысы гаҗәп: хокук сакчылар килгәч, әни кеше, бала белән үзен бертуганына озатуларын гына үтенгән. Ә иртән туганнарына бар дөресен сөйләп биргәннән соң ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар.
Хокук сагындагылар 37 яшьлек ирне кулга алганнар инде. Ул элек тә хөкем ителгән,15 еллап төрмәдә утырып чыккан. Хәзерге вакытта да административ күзәтү астында булган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X