Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ит чабучы өйдәшен тураклаган

Нәселдән килә торган ит чабучы булып эшләүче адәм 50 яшьлек өйдәш хатынын тураклаган һәм кисәкләрне капларга салып сарайда сәндерәгә меңгереп яшергән. Бу хәл 2 майдан 3 енә каршы төндә Лаеш районында була. 17 ел төрмәдә утырган 56 яшьлек адәм өйдәш хатыны һәм икесенең дә уртак танышы белән бергә эчеп утыралар....

Нәселдән килә торган ит чабучы булып эшләүче адәм 50 яшьлек өйдәш хатынын тураклаган һәм кисәкләрне капларга салып сарайда сәндерәгә меңгереп яшергән.


Бу хәл 2 майдан 3 енә каршы төндә Лаеш районында була. 17 ел төрмәдә утырган 56 яшьлек адәм өйдәш хатыны һәм икесенең дә уртак танышы белән бергә эчеп утыралар. Шулчак ир иптәшеннән көнләшеп, аны урамга куып чыгара һәм хатыны белән талаша башлый. Ул хатынның эченә суга һәм тегесе алган имгәнүдән шунда ук үлә. Аннары ир әле берничә көн дуслары белән эчеп йөри. Өйгә кайтканнан соң хатынын тураклый да, чормага яшерә. Күршеләре ханымның озак күренмәвенә борчылып участковыйга хәбәр итәләр. Ул чормада куркыныч табылдыкка тап була.

Өйдәшен үтергәннән соң да ит чабучы ике авылдашына пычак белән ташлана. Тик тегеләре исән кала. Җинаять эше кузгатылган.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев