Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кайгым юк балада, аракы – кулымда

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә нинди генә шәфкатьсезлек, рәхимсез кешеләр белән очрашырга туры килми, шул исәптән ана кешенең үз баласына карата булган ваемсызлыгы белән дә. Шушы көннәрдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе тарафыннан 1975 елгы хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул бозык,...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә нинди генә шәфкатьсезлек, рәхимсез кешеләр белән очрашырга туры килми, шул исәптән ана кешенең үз баласына карата булган ваемсызлыгы белән дә.

Шушы көннәрдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе тарафыннан 1975 елгы хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул бозык, әхлаксыз яшәү рәвеше алып бара, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнми.
Әлеге хәл Степной-Зәй поселогында була. Яңа туган балаларны карап йөрүче патронаж шәфкать туташы чираттагы борчылу-хафалануын белдерә: 5 айлык бала ачлыктан кибеп, корып бара. Өй салкын, газ плитәсе белән генә җылытыла, чөнки батареяларны ике ел элек ата-ана төсле металлга тапшырган. Бөтен җирдә пычрак керләр, сыра һәм аракыдан бушаган шешәләр, тәмәке төпчекләре аунап ята. Менә шундый куркыныч күренеш уртасында чишенгән килеш сабый ятып тора. Ә ата-аналарның балада гамьнәре дә юк, алар исереп йоклаганнар. Балигъ булмаганнар эше буенча хезмәткәрләр опекунлыкка алу һәм попечительләр органы белән берлектә, баланы балалар хастаханәсенә тапшыралар. Ә анага карата җинаять эше ачыла.
Әлеге хатын бала "тәрбияләү буенча тәҗрибәле", чөнки бу сабый - аның дүртенче кызы. Алдагы өчесе әтиләре янына качып киткәннәр. Ә хәзер әниләре белән торучы ир - үги ата. Зур кызлары сөйләвенчә, әниләре еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган, ашарга пешермәгән, тәрбияләү, тормышлары белән кызыксыну турында сүз дә юк инде. Кечкенә сеңелләре тугач, әниләренә акылга килергә, әбиләре янына күчеп китәргә (әлеге ирдән башка гына) үгетләп караганнар, ләкин хатын риза булмаган.
Сабый 5 ай эчендә дүртенче мәртәбә авыр хәлдә балалар хастаханәсенә эләгә. Хәзер дә шунда, табиблар күзәтә. Анемия, озакка сузылган сары авыруы, дистрофия, эчәкләрдә сепсис, тире авырулары - барысы да Викада табылган. Табиблар сүзләренчә, хәле әкренләп уңай якка бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь