Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Коточкыч хәл:Татарстанда бер ир хатынына бензин сибеп ут төрткән

14 август көнне Татарстанда бер ир-ат хатынына бензин сибеп ут төрткән. Хатын-кыз гәүдәсенең 50%ы пешкән. Яшел Үзән районының Айша авылындагы гаилә низагы әнә шулай күңелсез тәмамланган. 47 яшьлек ир бензин сипкәннән соң, 42 яшьлек хатыны качып котылмакчы була, тик ир дигәнең куып тотып, ниятен ахыргача башкара. Вакытында хатынның әнисе килеп...

14 август көнне Татарстанда бер ир-ат хатынына бензин сибеп ут төрткән.


Хатын-кыз гәүдәсенең 50%ы пешкән. Яшел Үзән районының Айша авылындагы гаилә низагы әнә шулай күңелсез тәмамланган.

47 яшьлек ир бензин сипкәннән соң, 42 яшьлек хатыны качып котылмакчы була, тик ир дигәнең куып тотып, ниятен ахыргача башкара. Вакытында хатынның әнисе килеп җитмәгән булса, әлеге низагның ахыры аяныч беткән булыр иде. Бәхеткә, ул су сибеп һәм юрган каплап утны сүндерә алган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев