Заман сулышы

Кырыгалдарлар корбаны булган

Чаллыда 73 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарлар корбаны булган. Аның кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен коммерция оешмаларына күзәтчелек ясаучы ревизия комиссиясе инспекторы итеп таныштыра. Ул хатын-кызга моңа кадәр күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен компенсация тиеш булуын җиткерә. Дөрес, моның өчен башта акча түләргә кирәк икән. Шалтыратучы кушканнарны үтәп, пенсионер хатын-кыз әйтелгән банк...

Чаллыда 73 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарлар корбаны булган.
Аның кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен коммерция оешмаларына күзәтчелек ясаучы ревизия комиссиясе инспекторы итеп таныштыра. Ул хатын-кызга моңа кадәр күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен компенсация тиеш булуын җиткерә.
Дөрес, моның өчен башта акча түләргә кирәк икән. Шалтыратучы кушканнарны үтәп, пенсионер хатын-кыз әйтелгән банк хисабына 300 мең сум акчасын күчерә. Тагын да күбрәк акчадан колак каккан булыр иде әле - туганнары аңга китерә. Үз акчасы беткәч, ул алардан бурычка сорап килгән була.
Бактың исә, әлеге хатын-кыз 2013 елда "чистарыну" максатыннан экстрасенсларга мөрәҗәгать иткән була. Әмма файдасы булмый. Шалтыратучы ышандырган 1 миллион сум компенсацияне шул вакыттагы алдануы өчен дип уйлаган.
Тикшерү бара.
Чыганак:http://intertat.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: