Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күз ачып йомганчы – 140 мең

Быелның март аенда, "бозым" кайтару максаты белән республика территориясендә 11 җинаять теркәлгән. Әлеге төр алдау юлы күпчелек очракта чегән милләте халкына характерлы. Ятьмәгә өлкән яшьтәге халык эләгә. Каракларның максаты бер - акча һәм алтын әйберләр урлау. РФ субъектлары буенча төркем-төркем йөреп, алар җирле халыкка кунарга керә. Нәкъ менә бу аларны...

Быелның март аенда, "бозым" кайтару максаты белән республика территориясендә 11 җинаять теркәлгән. Әлеге төр алдау юлы күпчелек очракта чегән милләте халкына характерлы.


Ятьмәгә өлкән яшьтәге халык эләгә. Каракларның максаты бер - акча һәм алтын әйберләр урлау. РФ субъектлары буенча төркем-төркем йөреп, алар җирле халыкка кунарга керә. Нәкъ менә бу аларны җинаятькә этәрә дә.
3 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Парковая урамы, 14 нче йорт янында билгесез хатын-кыз 1932 нче елгы пенсионерны туктатып, аның балаларында "бозым" барлыгын әйтә. Шул ук вакытта, өйдә булган барлык акчаны биргән очракта "бозымны" кайтара алуы турында хәбәр итә һәм алар банкка юнәлә. Юлда аларга ике хатын-кыз очрап, ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтә. Банкта пенсионер әби 140 мең сум акчасын алып, җинаятьчегә бирә. Соңгысы шул ук минутта акча белән кача.
Һәркем әлеге төр җинаятьнең корбанына әйләнергә мөмкин! Шуны онытмагыз!
Мондый төр хәлләргә тарысагыз, кичекмәстән 02, 2-72-20 яисә 8-917-249-99-02 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђби