Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әле дә соң түгел

30 октябрь - 5 ноябрь аралыгында Татарстанда "Условник" оператив-профилактик операциясе үтте. Аның максаты - шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм җәзаларны башкару инспекциясендә исәптә торган кешеләрне тикшерү иде. Әлеге уңайдан Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әнә шундый кешеләрнең өендә булып, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Шәһәр һәм районда шартлы рәвештә хөкем...

30 октябрь - 5 ноябрь аралыгында Татарстанда "Условник" оператив-профилактик операциясе үтте. Аның максаты - шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм җәзаларны башкару инспекциясендә исәптә торган кешеләрне тикшерү иде. Әлеге уңайдан Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әнә шундый кешеләрнең өендә булып, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.


Шәһәр һәм районда шартлы рәвештә хөкем ителгән 230 кеше исәптә тора. Алар һәрдаим хокук сакчылары тарафыннан тикшерелә. Хөкем ителгәннәр белән генә түгел, аларның әти-әниләре, туганнары, күршеләре белән дә һәрдаим әңгәмәләр үткәрелеп тора. Атнага бер тапкыр алар җәзаларны башкару инспекциясенә килеп, билгеләнеп китәргә тиеш. Ул гына да түгел, шартлы рәвештә хөкем ителгән вакыт эчендә алар тарафыннан берәр төрле җинаять кылынса, хокук сакчылары бу турыда беркетмә-материаллар җыеп, аны судка юллый. Аның нәтиҗәсендә шартлы срокны алыштырып, җинаятьчегә төрмә янарга мөмкин.
- Исәптә торучы җинаятьчеләр уртача 30-35 яшьләр тирәсендә. Әмма 60-70 яшьлек пенсионерлар да булгалый. Инспекциягә һәрдаим йөрүчеләр белән беррәттән, әлбәттә, йөрмәүчеләр дә бар. Аларны хокук сакчылары тарафыннан таратылган чакыру кәгазьләре ярдәмендә чакыртабыз яисә өйләренә үзебез йөрибез, - ди Лениногорск районы буенча җәзаларны башкару инспекциясе начальнигы Игорь Нәбиуллин.
1970 елгы Александр (исемнәр үзгәртелде) Җинаять кодексының 157 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча - алимент түләмәү өчен хөкем ителгән. Үз баласына бүген аның еллар буена җыелган дистә меңләгән сум бурычы бар. Бурычын түләргә акчасы булмаса да, аракы эчәргә таба ул аны. Александрга кисәтү бирелде, хокуклары аңлатылды һәм алиментын түләмәгән очракта эше судка җибәреләчәге турында кисәтелде.
1978 елгы Ирина өендә наркотик әзерләгәне һәм аны саклаганы өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән. Ике бала анасы хокук сакчылары килгәндә өендә иде. Ул эшләми, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Әмма шулай да инспекциягә килеп күренергә сүз бирде.
1966 елгы ир-ат акча эшләүнең җиңел юлын тапкан. Ул кәҗә урлауда гаепләнеп, шартлы рәвештә хөкем ителгән. Мал хуҗасына 1 мең 490 сум күләмендә матди зыян китергәне өчен, хәзер ул да инспекциягә билгеләнергә йөрергә тиеш.
Ни кызганыч, үзләренең гаепләрен танып, төзәлү юлына басарга теләгән бер генә кешене дә очратмадым рейдта йөргәндә. Йөзләрендә үкенү дә, балалары хакына тормышларын тамырдан үзгәртеп, тулы гаилә булып яшәргә теләкләре дә күренмәде. Юкса, соң да түгел бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд

2
X