Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк

Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк. Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган...

Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.
Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт.
Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итү хакында мәгълүмат расланып, тикшерүләр барышында 10-100 литр күләмендә продукция йолып алына һәм гаепле зат административ җаваплылыкка тартыла икән, ул чагында кыңгыр эш турында мәгълүмат биргән гражданга 1 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Әгәр йолып алынган продукциянең күләме 100 литрдан артып китсә, - 2 мең сум. Легаль булмаган продукция сату буенча җинаять эше кузгатылган очракта, 3 мең сум күләмендә матди түләү каралган.
Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, "Халык контроле" мәгълүмат системасына 2015 елда шундый 108 мөрәҗәгать килеп ирешкән һәм 60 ында легаль булмаган алкоголь сату очрагы расланган. Әлеге мөрәҗәгатьләр Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Кукмара, Югары Ослан төбәкләреннән булган.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/25/117635/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев