Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кешесе законсыз рәвештә шартлагыч матдә саклаган

56 яшьлек Лениногорск кешесе законсыз рәвештә шартлагыч матдә саклауда гаепләнә, дип хәбәр итә Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.


 Июль ахырында полиция хезмәткәрләре  ир-атның өендә кара төстәге вак бөртекләр (гранула) табып алалар. Экспертлар нәтиҗәсе әлеге матдәнең шартлагыч матдә – дары төтене булуын күрсәтә. Ул 190 грамм авырлыкта була.


Ике ел элек, 2016 елда әлеге гражданин ау мылтыгын теркәү срогын бозуда административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта полиция коралны аңардан ала, тик ир-ат дарыны да тапшырырга кирәк икәнен белмәгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге гражданнарны кисәтә: әгәр  ирекле рәвештә корал, боеприпаслар, шартлагыч матдәләрне тапшырган очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев