Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск хокук сакчылары каракның эзенә төшкән

Полициягә 30 яшьлек хатын-кыз үзен талаулары турында хәбәр итә. Аның әйтүенчә,  хәл Тукай урамында була. Төнге сәгать 12 тулып 15 минутларда берәү аның кулыннан сумкасын тартып ала. Сумкада кәрәзле телефон һәм 2 мең сум акча була. Китерелгән зыян 25 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Хокук сакчылары вакыйга булган урынга килгәч, урланган сумканы таба, тик ул буш була. Камерадан  видеокүзәтү язмаларын да карыйлар.

Камера шикләнүченең кем икәнлеген ачыкларга ярдәм итә. Ул - 29 яшьлек, элек тә хөкем ителгән Әлмәт кешесе. Аны тоткарлыйлар. Ир-ат әйтүенчә, корбаны аек булмаган, каршылык күрсәтә алмый дип, әлеге җинаятьне эшләгән.

Хәзерге вакытта бу эш буенча җинаять эше ачылган. Гаепләнүчегә беркайда да чыгып китмәү турында подписка бирелгән. Ир-атка 4 елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайты.

https://drive.temaretik.com/391981081470961710/novyj-skandal-politsejskij-avtomobil-v-kachestve-vip-taksi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев