Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск полиция хезмәткәрләре “битлек режимын” саклау кирәклеге турында искәртә

Хокук сакчылары шәһәр һәм район халкын югары әзерлек режимының яңа таләпләре белән таныштыралар. Көн саен Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексы уздыра.



Урамнарда, паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында полиция халыкның югары әзерлек режимы таләпләрен үтәүләрен тикшерә. Шуның берсе – битлек һәм перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү.

Бу нормалар вирусның контакт аша күчүе белән бәйле. Битлек һәм перчатка кигән очракта, биткә, күзгә кагылу шактый кими, шулай ук кеше төчкерсә яки ютәлләсә, битлектә вируслы тамчылар таралу зонасы чикләнә.

Хокук сакчыларының беренчел бурычы – җәмәгать урыннарында булган вакытта битлек кимәгән кешеләр белән аңлату эшләре алып бару һәм таләпләргә аеруча буйсынмаучыларны җавапка тарту.

Шунысын әйтеп узарга кирәк, лениногорскилыларның күбесе бу чараларга, үз сәламәтлегенә җаваплы карый, битлекле-перчаткалы режимны төгәл үти. Шулай да җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә саклану чараларыннан башка йөрүне дәвам итүчеләр дә җитәрлек. Аларга карата полиция хезмәткәрләре административ беркетмәләр төзи һәм карар кабул итү өчен судка тапшыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев