Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды мәрхүмнең бурычын кайтаруны варисларына йөкләде

Варис булу – якын кешең васыять итеп калдырган тау-тау мөлкәткә хуҗа булу дигән сүз генә түгел әле ул. Кайчагында киресенчә дә булырга мөмкин.

Лениногорск шәһәр суды  шушы көннәрдә генә,  кредит алучының бурычын варисларыннан түләтү турында  банк дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады. Элегрәк үз исеменә кредит рәсмиләштергән  лениногорскилы, кинәт вафат булган. Россия Федерациясе законнары буенча, төгәлрәк әйткәндә, гражданлык кодексының 1112 нчы маддәсе нигезендә, вафат булган затның  мөлкәте генә түгел, бурычлары да  варисларына күчә. Варислар берничә кеше булган очракта, алар үзләренә күчкән мирасның бәясеннән чыгып, вафат булучының бурычын кайтарырга тиеш була.

Суд, банктан кредит алып, аны кайтарып бирергә өлгерә алмый калган мәрхүмнең мирасының бәясе, рәсмиләштерелгән кредитына караганда күбрәк булуына  ачыклык кертте.  Варисларына аның кредит бурычын тулысы белән  банкка кайтарып бирүне йөкләде.

 Закон теле белән коры итеп әйткәндә шулай.  Ә менә гади тормыш һәм дин кагыйдәләренә  килгәндә, мәрхүмнәрең бурычын кайтару – иң саваплы гамәлләрнең берсе булып санала икән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев