Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

19 яшьлек лениногорскилы исерек килеш рульдә тотылган

Volkswagen Touareg автомобиле белән идарә итүче лениногорскилыны юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары берничә көн элек, төнге сәгать унберенче яртыда Агадуллин урамында туктаткан.

Машина салонының ишеге ачылуга аннан көчле алкоголь исе таралган. Автомобильнең  19 яшьлек йөртүчесе,  аның 29 һәм 24 яшьлек ике пассажиры үзләрен туктатуга ризасызлык белдереп, хокук сакчылары белән сүзне сүгенүдән башлап җибәргәннәр.

Үзләрен тәртипсез, әдәпсез һәм бик агрессив тотканнар. Руль артында утырган  егет инспекторга документларын күрсәтүдән баш тартып кына калмаган, үзе һәм ике пассажиры белән машинадан чыгып, сугыша башларга маташкан. Инспекторлар  вакыйга урынына патруль –пост хезмәте экипажын чакырганнар. Машинаның 29 яшьлек пассажиры полиция хезмәткәренә ташланып, аның погоннарын йолкып алган, формасын ерткан.

Полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларны  тоткарлап, эчке эшләр  бүлегенә илтеп куйганар.  Икенче көнне 29 яшьлек хокук бозучыга карата Лениногорск суды 5 тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарган. Ә  машина белән идарә итүчегә карата административ эш кузгатылган, аның  алкогольле эчемлек куллануына  медицина тикшерүе үткәрелгән.  Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев