Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән өчен бер ир-ат хөкем ителгән

Лениногорск шәһәр суды элек хөкем ителгән 35 яшьлек ир-атка карата балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән өчен җинаять эшен кузгата. Бу хәл берничә тапкыр кабатлана.



Суд барышында гражданин И. ай саен хезмәт хакының дүрттән бер өлешен 2014 елда туган кызына түләргә тиеш булганлыгы ачыклана. Ләкин гаепләнүче бу судның карарын белсә дә, кызына алимент түләми. Ир-атның бурычы да арта бара. Нәтиҗәдә бурычы шушы елның 12 мартыннан 9 июньгә кадәр 31 мең 433 сумга җыела. Гомуми бурычы 175 мең 150 сум  тәшкил итә.
Суд тарафыннан гаепләнүчегә 7 ай төзәтү эшләренә хөкем ителде. Хезмәт хакының 5 проценты дәүләт фондына тотылып калачак.


Лениногорск шәһәр суды

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев