Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида машина шартлатырга теләүчеләр вакыйгасына нокта куелды

Узган елның октябрь аенда “Ихлас” мәчете янында торган «Инфинити» автомобилендә Ф-1 гранатасы куелганлыгы ачыклана. Ул машинаның аскы өлешенә беркетелгән була.


Лениногорск суды хәбәр итүенчә, машина хуҗасы Лениногорскига ике дусты белән Краснодар өлкәсеннән коммерция эшләре буенча килгән була. Пехотага каршы хәрби гранатаны машинага утырганда күреп ала һәм хокук саклау органнарына хәбәр итә. Шартлаткыч җайланма урнаштырылган машина янына  Лениногорск прокуроры, полиция хезмәткәрләре килә. Куркынычсызлык максатында мәчет территориясе камап алына.  Гранатаны зарарсызландыралар.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгаталар. Тикшерү дәвамында шунысы ачыклана: шәхси дошманлык аркасында 1957 нче елгы ир-ат үзенең компаньоннарының машинасына граната урнаштырырга була. Лениногорскига килеп, ул алар артыннан күзәтеп йөри, кич белән “дуслары” квартир снимать иткән Садриев урамында торган машинаның аскы өлешенә шартлаткыч җайланманы беркетә.  Әлеге гранатаны икенче көнне генә күреп алалар, аны тапканчы машина инде күрше шәһәргә дә барып кайтырга өлгерә. Бәхеткә, ниндидер сәбәпләр аркасында ул шартламыйча кала. Гранатаны машина астыннан чыгып торган җепкә игътибар итеп кенә күреп алалар.


Тикшерү эшләре барган вакытта әлеге кеше кулга алына. Гаепле ир-ат моңарчы да үзенең компаньоннарына яный торган булган. Җинаятьчене бик тиз ачыклаганнар. Узган атнада суд аңа карата хөкем карары чыгарган. Ир-ат җәзаны катгый режимлы колониядә үткәрү белән сигез ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Карар гамәлгә кергәнче ул шулай ук сак астында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев