Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида мошенник пенсионерны 700 мең сумга алдаган

Лениногорскида пенсионерны алдаучыны эзлиләр. Бу хакта эчке эшләр бүлеге хәбәр итә.


Эчке эшләр бүлегенә 58 яшьлек зыян күрүче ханым мөрәҗәгать итә. Аның аңлатуынча, ул фатирын арендага бирергә теләгән. Бу хакта интернет-сайтка белдерү урнаштырган. Ике көн дәвамында аңа бер ир-ат шалтырата, килешү төзергә булалар.

Задаток түләр өчен теге ир-ат пенсионердан банкоматта берничә цифрны җыярга кирәк икәнен сорый. Ханым ул әйткәнне эшли һәм бераздан счетыннан 700 мең сум акча юклыгын ачыклый.

Мошенник Башкириядә теркәлгән телефон номерыннан шалтыратканын хокук сакчылары ачыклый. Алдакчыны эзләү эше бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев