Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида наркотиклар сатуда шикле абыйлы-энелеләр тотылган

Лениногорскида зур күләмдә наркотиклар сатуда шикле 35 һәм 39 яшьлек абыйлы-энеле ике туганга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме. Туганнарның өлкәне элек тә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять эшенә тартылган булган. Моннан тыш, аның 5...

Лениногорскида зур күләмдә наркотиклар сатуда шикле 35 һәм 39 яшьлек абыйлы-энеле ике туганга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.

Туганнарның өлкәне элек тә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять эшенә тартылган булган. Моннан тыш, аның 5 елдан артык наркологик исәптә торуы билгеле. Тоткарлаган вакытта да ул наркотик исереклегендә булып, моның өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Оператив чаралар барышында шикләнелүчеләрдән сату өчен әзерләп куелган концентрацияләнгән синтетик наркотиклар һәм тарта торган кушылмалар йолып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined